Премия им. Г. Тукая соискание Рамеев З. З. тат

Премия им. Г. Тукая соискание Рамеев З. З. тат 28.03.2020
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйни улы Рәмиев Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
    З.З. Рәмиев – танылган текстолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, хәзерге татар әдәбият фәнендәге эзләнүләрнең, табыш-казанышларның фәнни-нәзари нигезен, мөһим тенденцияләрен билгеләүче галимнәрнең берсе; 50 елдан артык гомерен татар әдәбияты фәненә, аның зур хезмәт һәм тырышлык, тирән белем сорый торган текстология өлкәсенә багышлаган шәхес.
   З.З. Рәмиевнең фәнни эшчәнлегендә Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү аерым урын алып тора. Галим бөек шагыйрь иҗатын бөтен тулылыгында халыкка җиткерүгә, әһәмиятен, зурлыгын аңлатуга зур көч куя. 1990 еллар ахырыннан башлап, «Тукай энциклопедиясе»н әзерләү эшен җитәкли. Г.Тукай иҗатының әдәби-эстетик кыйммәте, башка халыклар әдәбиятына йогынтысы, татар халкының милли символына әйләнү сәбәпләре, аерым әсәрләренең тексты, язылу яисә басылу тарихы турында дистәләрчә мәкаләсе, «Тукай һәм замандаш әдипләр» (2004) исемле җыентыгы басылып чыга.  
    З.З. Рәмиевнең оештыру сәләте, фәнни җәмәгатьчелекне эшкә тарту осталыгы, һәркем белән уртак тел табып эшләве нәтиҗәсендә 2016 елда Г.Тукайның тулыландырылган 6 томлы Академик басмасы һәм өр-яңа “Тукай энциклопедиясе” дөнья күрә. Әлеге хезмәтләр татар әдәбият белеме, текстология фәненең җитди казанышы булып тора.

      


Возврат к списку