Ибрагимов-17гимназия

13.03.2020
     12 март көнне Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре Галимҗанова Э.М. һәм Фәйзуллина Ф.Г. Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиясендә язучы, әдәбият һәм тел галиме, җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовның 133 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнаштылар. Чара кысаларында галимнәр өлкән сыйныф укучылары белән «Г.Ибраһимов әсәрләренең текстологиясе» дигән темага ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә институт эшчәнлеге, текстология бүлегенең эш үзенчәлекләре турында сөйләнде. Г.Ибраһимовның бүгенге көндә бүлектә әзерләнеп һәм басылып килүче 15томлык академик басмасының киләчәктә әдипнең эшчәнлеген тагы да киңрәк өйрәнүгә этәргеч булачагына басым ясалды.
    Галимнәр шулай ук гимназия каршында куелган Г.Ибраһимов бюстына чәчәк салу тантанасында да катнаштылар.

   

Возврат к списку