День науки-татарская версия

12.02.2020
     2020 елның 7 февралендә Россия Фәне көне уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзалары, академик институтлар, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, шулай ук Фәннәр академиясенең фәнни-методик җитәкчелеге астында булган башка институтларның фәнни хезмәткәрләре, Казанның югары уку йортлары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов бүгенге Россия һәм дөнья фәненең үсеш тенденцияләре турында сөйләде, галимнәрне бәйрәм белән котлады һәм киләчәктә дә зур уңышлар, яңа казанышлар теләде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан галимнәренең ил икътисадының барлык тармакларына керткән зур өлешен билгеләп үтте, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең татар халкының интеллектуаль һәм мәдәни кыйммәтләрен үстерүдәге казанышларын аерым ассызыклады.
    Галимнәрне бәйрәм белән шулай ук Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Олег Синяшин котлады. Чыгышлар Татарстан Республикасы дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән чиратлашып барды.
    «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән филология фәннәре докторы, академик Мирфатыйх Зәкиев, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән филология фәннәре докторы, профессор Марсель Бакиров бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеменә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова лаек булды.
    Тантаналы чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең исемле премияләрен тапшыру белән тәмамланды. Татар тел гыйлеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге Г. Ибраһимов исемендәге премия Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми тел белеме бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илида Бәшировага тапшырылды.

           

Возврат к списку