Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре

13.12.2019

Телләрне, халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү проблемалары һәрвакыт актуаль,  ә хәзерге   икътисадны, социаль тормышны модернизацияләү шартларында алар аеруча зур әһәмияткә ия.   2019 ел Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара төп халыклар телләре елы дип игълан ителде.

2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия һәм чит ил галимнәре катнашында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүен билгеләп үтеп, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов үзенең сәламләү сүзендә чараның мөһимлеген ассызыклады һәм форумның хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек, мәгариф хезмәткәрләре арасында һөнәри аралашу мәйданы һәм Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү, белем бирү процессларын Россия Федерациясе субъектларындагы тел вазгыятен исәпкә алып оештыру буенча конструктив тәкъдимнәр эшләү өчен нәтиҗәле платформа булачагына ышаныч белдерде.

Пленар утырышта Татарстаннан ике чыгыш ясаучы – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, ТР ФА әгъза-мөхбире Ким Миңнуллин бар иде. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре татар теле һәм әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү белән бәйле булган Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының конференциянең төп оештыручысы булуы да игътибарга лаек. Соңгы елларда институт милли мәгариф мәсьәләләре, аның теоретик-методологик һәм гамәли аспектлары белән актив шөгыльләнә. Ким Миңнуллин үз чыгышында Институтның татар телен үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде,   милли мәгариф юнәлешенә   аерым тукталды.

Лилия Әхмәтҗанова чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә республикада гамәлдә булган дәүләт программалары кысаларында билингваль белем бирү өчен кадрлар әзерләү, дәреслекләр белән тәэмин итү, шулай ук татар телендәге  электрон ресурслар челтәрен киңәйтү һ.б., ягъни милли сәясәт өлкәсендә тулы бер чаралар комплексы алып барыла.

Билингваль белем бирү телне саклауның иң перспективалы ысулларының берсе булып тора, әлеге фикерне конференция барышында чыгыш ясаучылар берничә тапкыр ассызыкладылар. Шулай ук  Мәскәү дәүләт педагогика университетының рус телен чит ил теле буларак өйрәнү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Елизавета Хамраеваның чыгышы да Россия һәм   күп телле булган башка илләрнең  белем бирү киңлегендә туган телне саклап калуның иң киң таралган модельләренә һәм педагогика фәннәре докторы, профессор,  Россия мәгариф академиясенең «Педагогика» журналы баш мөхәррире Руслан Бозиевның  чыгышы  дәүләт сәясәте кысаларында туган телләрдә укыту һәм өйрәтү проблемаларына  багышланган иде.

Казакъстанда «Өч тел берлеге» проектын  тормышка ашыру  тәҗрибәсе белән конференциядә катнашучыларны Назарбаев университетының ассоциацияләнгән профессоры, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Омарбекова таныштырды. Бу проект ил халкының өч телне - казакъ (дәүләт теле буларак), рус (милләтара аралашу теле буларак) һәм инглиз (дөнья икътисадына уңышлы интеграция теле буларак) – телләрен үзләштерүен максат итеп куя.

Башкортстан вәкиле – Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф, төбәкара хезмәттәшлек һәм дәреслекләр нәшер итү бүлеге җитәкчесе Розалия Сафиуллина чыгышы мәгариф өлкәсендә тел сәясәтен тормышка ашыруга багышланган иде.  Ул   балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә үк туган телдә укыта һәм тәрбияли  башларга кирәклегенә басым ясады.

Туган телләрне саклау мөһимлеген ассызыклап, Чувашстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Чуваш республика мәгариф институты  проректоры Светлана Петрова туган тел дәреслекләрен Россиядә куллануга тәкъдим ителгән  дәреслекләрнең  федераль исемлегенә кертү процедурасының катлаулы һәм финанс ягыннан чыгымлы икәнлеген билгеләп үтте.

Конференциянең секция утырышлары Росия Федерациясендә һәм аның субъектларында тел сәясәте мәсьәләләренә, шулай ук белем бирү оешмаларында Россия халыклары телләре арасыннан дәүләт һәм туган телләрне укыту проблемаларына багышланган иде. Фикер алышу барышында филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының Тубыл педагогика институты филология белеме кафедрасы доценты Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре докторы, Н. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетының фин-угор филологиясе кафедрасы мөдире Юрий Антонов, Удмуртия Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Тьюторлык тәҗрибәсен үстерү үзәге директоры, этномәдәни  белем бирү үзәге методисты, филология фәннәре кандидаты Андрей Клементьев, Мари дәүләт университеты укытучысы Наталья Матросова, филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  бүлек мөдире Әлфәт Закирҗанов, юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев һәм башкалар чыгыш ясады.

              


Возврат к списку