круглый стол национальные литературы тат

13.09.2019

2019 елның 11 сентябрендә, ТР ФА нең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында, “Милли әдәбиятлар хәзерге этапта: Фәнни концепцияләр һәм гипотезалар” дигән темага Түгәрәк өстәл  булды. Түгәрәк өстәлдә сөйләшү түбәндәге проблематикага караган  мәсьәләләр  тирәсендә барды: әдәбиятара үзара бәйләнешләрнең теоретик мәсьәләләре; милли тарихи-әдәби процесс теориясе; хәзерге этапта милли әдәбият белеме: концепцияләр, мәктәпләр, традицияләр, эзләнүләр.

Түгәрәк өстәлнең эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казакъстан), шулай ук Мәскәү, Новосибирск, Йошкар-Ола, Ижау, Казан, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән килгән галимнәр дә катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында –Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе вице-президенты, академик Габиббейли Иса Акпер оглы, Кыргыз Республикасы Милли Фәннәр академиясе Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институтының кыргыз әдәбияты кафедрасы мөдире,  филология  фәннәре кандидаты Ыйсаева Нурзинә Туктарбәк кызы, Л. Гумилев исем. Евразия милли университетының казакъ әдәбияты кафедрасы профессоры Әлтай Аманжол Дуйсенбай улы, М.О. Ауэзов исем. Әдәбият һәм сәнгать институтының Казакъстан) аналитика һәм тышкы әдәби бәйләнешләр бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Ананьева Светлана Владимировна, Россия Фәннәр академиясенең А.М. Горький исем. Дөнья әдәбияты институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Хаҗиева Тәнзилә Муса кызы, Казан федераль университеты профессоры Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Әминева Венера Рудәл кызы һ.б. бар иде.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл Россия һәм якын чит илләр галимнәренә үзара мәгълүмат һәм фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен алмашырга ярдәм итте.

           


Возврат к списку