Торжественное мероприятие по случаю 80-летия Института тат

13.09.2019

Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыны ң 80 еллыгы уңаеннан үздырылган тантаналы чара Татарстанның гыйльми бергәлеге, Россия һәм якын чит илләр тюркологлары, Татарстан Республикасы дәүләт органнары, фәнни һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, Татарстан Язучылар берлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында үтте.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов тантананы ачканда, гуманитар профильле институтлар хәзерге заман академик фән системасының төп таянычларыннан берсе, дип ассызыклады. Гуманитар фәннәрнең нәтиҗәлелеген һәрчак ниндидер аерым күрсәткечләр буенча гына бәяләп булмый, әмма глобальләшү дәверендә милли һәм мәдәни мирасны өйрәнү аеруча актуаль, диде ул, барыннан да элек гуманитар фәннәргә юнәлеш тоткан Татарстан Фәннәр академиясе өчен әлеге кире кагып булмый торган хакыйкать аның ролен аңлауда әһәмиятле нигез булып тора.

Һәр оешманың уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеген аның хезмәткәрләре, аерым шәхесләр билгели. 80 ел дәвамында ТӘһСИдә 600 гә якын хезмәткәр эшләде. Алар гуманитар академик фән, югары белем үсешенә, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына үзләреннән шактый зур өлеш керттеләр.Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты коллективны чын күңелдән бәйрәм белән котлады һәм татар халкының интеллектуаль һәм мәдәни кыйммәтләрен булдыру һәм арттыру хакына иң кыю фәнни планнарны гамәлгә ашыруда алга таба да иҗади уңышлар теләде.

Алга таба Институт директоры Ким Миңнуллинга сүз бирелде. Институтның бай тарихы, ТӘһСИ дә эшләгән зур галимнәр, күренекле вакыйгалар һәм фәндәге казанышлар турында чыгышлар – болар барысы да академик учреждениенең йөзен билгелиләр. Институтны таныткан бөтен нәрсә тантаналы вакыйга уңаеннан махсус чыгарылган китапларда чагылыш тапты, дип билгеләп үтте ул. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар халкының тарихын, мәгарифен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча татар гуманитар фәненең Казан император университеты Көнчыгыш разряды, Казан университеты каршында төзелгән Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, XX гасырның 20 – 30 нчы елларында уңышлы гына эшләгән Академик үзәк тарафыннан булдырылган иң яхшы традицияләрен үзләштереп кенә калмады, тагын да үстерде, диде ул горурланып. Институтның фән өлкәсендәге иң эре казанышларын кыскача гына санап үткәннән соң, Ким Миңнуллин шактый күп эш эшләнүен, әмма алда тагын да зуррак планнар торуын әйтте. Безнең бурыч – бүген коллективның һәр хезмәткәре горурланган данлыклы традицияләрне саклау һәм дәвам итү, диде ул.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Институт юбилеен Татарстан фәне һәм тулаем республика тормышында күренекле вакыйга дип атады. Институт тарихының якты сәхифәләрен берничә буын галимнәрнең хезмәтләре тәшкил итүен билгеләп, ул учреждение хезмәткәрләренең социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тормышның иң авыр чорларында да фәнни эзләнүләрне, татар милләтен саклауга һәм үзен-үзе танып белүгә, халыкның рухи һәм мәдәни яңарышына юнәлтелгән хезмәтләр бастыруны туктатмауларына басым ясады.

Сүзен йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын; ТӘһСИнең бер төркем хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының башка дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларына, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесенә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Рәхмәт хатларына бу көнне Институтның бик күп хезмәткәрләре лаек булды. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Хадиуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов тапшырды.

Килгән кунаклар да җылы тәбрикләү сүзләре белән һәм Институт коллективының киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп чыгыш ясады: Низами Ганҗәви исем. Институт директоры, филология фәннәре докторы, академик Иса Акбер оглы Габиббейли; Халыкара төрки академиянең өлкән эксперты Тимур Козырев; А. Байтурсынов исем. Тел белеме институты директоры Ерден Задаулы Кажыбек һәм Л. Гумилев исем. Евразия милли университетының казакъ әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Аманжол Әлтай; Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры, филология фәннәре докторы Низомиддин Махмудов һәм Каракалпак гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты директоры, филология фәннәре докторы Айтмурат Әлниязов; Кыргыз Республикасы Милли Фәннәр академиясе Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институтының кыргыз әдәбияты кафедрасы мөдире филология фәннәре кандидаты Нурзинә Ыйсаева; Россия Фәннәр академиясенең А.М. Горький исем. Дөнья әдәбияты институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Тәнзилә Хаҗиева; Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, география фәннәре докторы Айбулат Псянчин һәм Россия Фәннәр академиясе Урал бүлекчәсе Удмурт федераль тикшеренү үзәгенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, тарих фәннәре кандидаты Игорь Поздеев; шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һ.б.

         



Возврат к списку