Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өчен – юбилей елы

13.09.2019

Агымдагы 2019 ел Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өчен – юбилей елы. Россия фәне киңлеген барлыкка китерүгә әһәмиятле өлеш керткән һәм Идел буендагы иң өлкән фәнни-тикшеренү учреждениеләренең берсе бу көннәрдә үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге күренекле датага багышланган чаралар 10 сентябрьдә “XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция белән башланып китте.

Чараны ТР Фәннәр академиясе президенты, физика-математика фәннәре докторы, профессор Мәкъзүм Саләхов ачты һәм конференциядә катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында конференциянең республика фәнни җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә бөтен төрки дөньяда зур вакыйга булуын ассызыклап, Татарстанның гуманитар фәнен Россия һәм дөнья тюркологиясенең алгы сафына чыгарган Институт галимнәренең тел белеме, әдәбият белеме, сәнгать өлкәләрендәге казанышларына кыскача тукталды.

Конференцияне Г. Ибраһимов исем ТӘһСИ директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин алып барды. Чакыруны кабул итеп, әлеге чарада катнашу өчен Казанга килгән галимнәргә ул рәхмәт әйтте.

Конференция кунаклары да – Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең Нәсими исем. Тел белеме институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Мохсун Нагисойлу, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Каракалпак гуманитар фәннәре фәнни-тикшеренү институты директоры, филология  фәннәре кандидаты Айтмурат Альниязов, Чит телләр институты ректоры, филология  фәннәре докторы, профессор Марина Пименова (Санкт-Петербург) Россиянең фәнни һәм иҗтимагый тормышында ТӘһСИ эшчәнлегенең әһәмиятен, аның төрки тел белемен үстерүдә гаять зур роль уйнавын билгеләп үттеләр. РФА нең Лингвистик тикшеренүләр институты баш фәнни хезмәткәре, филология  фәннәре докторы Александр Певнов: “Төрки феномен төрки телләрнең структур яктан нәфислеген, төзеклеген, аһәңлелеген үз эченә ала. Күп гасырлар дәвамында төрле, шул исәптән һинд-европа телләрендә сөйләшүче халыклар да җиңел генә төрки телләргә күчтеләр. Тюркологиягә гомумән  күбрәк игътибар бирергә кирәк. Сезнең институт – юбиляр Россия тюркологиясенең менә дигән бер татар үзәге булды, бар һәм булачак дип ышанам”, –дип билгеләп үтте.

Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология  фәннәре кандидаты Олег Хисамов конференциянең пленар утырышында ясаган чыгышында ТӘһСИ нең тел белеме өлкәсендәге тикшеренүләре турында тәфсилләп сөйләде. Аның 80 ел дәвамында  галимнәрнең әлеге өлкәдәге казанышларына багышланган хисабы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты – соңрак алдагы докладчыларның берсе, Санкт-Петербург университеты Көнчыгыш факультетының төрки филология кафедрасы мөдире, филология  фәннәре кандидаты, доцент Николай Теплицин, китерелгән мәгълүматларга таянып, Татарстан Институты коллективының 80 ел эчендәге казанышларын батырлык дип атады. Н. Теплицинның үз чыгышы төрки телләр грамматикасының актуаль мәсьәләләренә багышланган иде. Пленар утырышта шулай ук РФА Тел белеме институтының урал-алтай телләре бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Анна Дыбо (“Төрки һәм славян телләре: кушылу күренешләре”), Үзбәкстан Республикасының Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Низомиддин Махмудов (“Үзбәк теле лексикологиясе һәм лексикографиясенең антропоцентрик мәсьәләләре”), РФА нең Себер бүлеге Филология институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Игорь Силантьев (“РФАнең Себер бүлеге Филология институтының тюркологик тикшеренүләре”) докладлар белән чыктылар. Бу чыгышлар барысы да, шулай ук чарага әзерлек барышында ТӘһСИ гә тапшырылган 100 дән артык доклад, юбилей конференциясенә нәшер ителгән Материаллар җыентыгына кертелде.

Конференциядә катнашучылар хәзерге этаптагы төрки тел белеме мәсьәләләрен тикшерүне 11 сентябрьдә түбәндәге секция утырышларында дәвам иттеләр: “Төрки диалектология, ономастика һәм терминология мәсьәләләре”, “Төрки телләр лексикологиясе: лингвокультурологик һәм лингводидактик аспектлар” һәм “Төрки телләр лексикографиясе: актуаль мәсьәләләр, торышы һәм үсеш перспективалары”.

Конференциядә катнашучылар хәзерге этаптагы төрки тел белеме мәсьәләләрен тикшерүне 11 сентябрьдә түбәндәге секция утырышларында дәвам иттеләр: “Төрки диалектология, ономастика һәм терминология мәсьәләләре”, “Төрки телләр лексикологиясе: лингвокультурологик һәм лингводидактик аспектлар” һәм “Төрки телләр лексикографиясе: актуаль мәсьәләләр, торышы һәм үсеш перспективалары”.

Конференцияне оештыруда шулай ук РФА нең Тел белеме институты (Мәскәү) һәм РФА нең Лингвистик тикшеренүләр институты да (Санкт-Петербург) катнашты.

            


Возврат к списку