Балалар дөньясы

31.05.2019
«Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү»
    Әлеге исемдәге түгәрәк өстәл 31 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды.
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, фәнни оешмалар, татар театрлары һәм вакытлы матбугат вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьләр һ.б. катнашында узган бу чарада әдәбият, сәнгать һәм матбугатның балаларны тәрбияләүдәге һәм рухи яклаудагы роле турында сүз барды.
    Аерым алганда, татар театрларында балалар һәм яшүсмерләр репертуары; татар вакытлы матбугатында балалар әдәбияты; балалар өчен татар телендә яңа телевизион канал «Шаян ТВ» эшчәнлеге турындагы сораулар күтәрелде. Докладлар белән «Шаян-ТВ» каналының башкарма директоры Рәмилә Сәхәбетдинова, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире урынбасары Факил Сафин, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова һ.б.лар чыгыш ясады.
    Түгәрәк өстәлне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

     


Возврат к списку