Лексикографиянең бүгенге проблемалары

20.05.2019
   2019 елның 15-18 маенда Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә «Лексикографиянең бүгенге проблемалары» XIV Халыкара фәнни конференция узды. Конференциягә Беларусь Республикасы, Россия, Чехия, Австрия, Польша, Украина һәм башка илләрдән танылган галимнәр чакырылган иде.
    Әлеге конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары Олег Ришат улы Хисамов катнашты. Ул «РФ Татарстан Республикасы топонимнарының электрон картотекасы» темасына фәнни доклад ясады.


Возврат к списку