Ивановские чтения-тат

20.05.2019
    Санкт-Петербург дәүләт университеты Көнчыгыш факультеты төрки филологиясе кафедрасында 2019 елның 16 - 17 маенда күренекле тюрколог С.Н. Ивановка багышланган «XXI Иванов укулары” халыкара конференциясе үтте. Бүгенге көндә Санкт-Петербург дәүләт университеты Көнчыгыш факультетының төрки филология кафедрасы төрки телләрне өйрәнүнең, Европа һәм Россиядә тюркологлар әзерләүнең танылган үзәге булып тора. Әлеге кафедраны филология фәннәре кандидаты, доцент Николай Николаевич Телицин җитәкли. Төрки филология кафедрасы тарафыннан үткәрелеп килә торган конференциядә төрки тел белеме, әдәбиятлары, фольлорының көнүзәк мәсьәләләре күтәрелде.
    Халыкара конференция эшендә филология фәннәре докторы, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Фәннәр академиясенең яшь галимнәр советы рәисе – Г. С. Хаҗиева да катнашты. Гүзәлия Сәйфулловна «Төрки тел белеме» секциясендә модератор буларак чакырылды. Әлеге секциядә күренекле тюркологлар: филол. ф. докторы В.Г. Гузев (Санкт-Петербург), филол. ф.д. Т.А. Аширов (Төркия) һәм филол. ф. к., доц. М.Э. Дубровина (Санкт-Петербург), Акай Эрай (Санкт-Петербург) доклад белән чыгыш ясадылар. Конференциянең икенче көнендә Гүзәлия Сәйфулловна «Локаль традицияләрдә Хызыр-Ильяс культы: диалекталь үзенчәлекләр һәм төрки параллельләр» дигән чыгышны тәкъдим итте.
    Шулай ук конференция кысаларында Россиядә көнчыгышны һәм афрканистиканы өйрәнү перспективалары һәм мәсьәлләренә багышланган презентация-семинар үтте. «Вестник СПбГУ. Востоковедение и африканистика» журналының редактор урынбасары Ляхович Анастасия Викторовна белән дә күрешү уздырылды.
   Конференциядә Болгариядән, Үзбәкстаннан, Төркиядән, Казахстаннан, Азербайджаннан да мәсләктәшләребез чакырылган иде.

 

Возврат к списку