Туган (татар) тел" предметы буенча дәреслекләренең методик аппараты: анализ һәм перспективалар

22.05.2019
   2019 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар һәм рус телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән "1-2 сыйныфлар өчен "Туган (татар) тел" предметы буенча дәреслекләренең методик аппараты: анализ һәм перспективалар" исемле республика семинары узды. Әлеге чараны оештыручы – институтның милли мәгариф бүлеге. Семинар эшендә методист галимнәр, Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Казан һәм Татарстанның төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
   Семинарның максаты хәзерге шартларда татар телен һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы мәсьәләләр, шул исәптән башлангыч сыйныфлар өчен "Туган (татар) тел" предметы буенча УМК төзү мәсьәләләре турында уртага салып сөйләшү иде. Семинар барышында тәкъдим ителгән дәреслекләргә җентекле анализ ясалды. Катнашучылар проблеманың актуальлеген билгеләп, яңа буын дәреслекләрне төзүдә галимнәрнең, методистларның һәм практик укытучыларның бергәләп эшләү зарурлыгын ассызыкладылар. Укытучыларның бик күп фикерләре тыңланды, алар барысы да алга таба УМКны төзү барышында, һичшиксез, исәпкә алыначак.


  

Возврат к списку