Семинар Азнакаево на тат

24.05.2019

2019 елның июнендә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Азнакай районының татар авылларында комплекслы экспедицияләр үткәрүне планлаштыра. Беренчел чыганакларга нигезләнеп үткәрелгән тикшеренүләр кысаларында тел үзенчәлекләре, археография һәм эпитафиканың борынгы үрнәкләре, халык иҗаты һәм музыкаль фольклор жанрлары, шулай ук тасвири-гамәли сәнгатьнең төрле төрләре өйрәнеләчәк. Азнакай районына комплекслы экспедициянең җитәкчесе итеп театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Галимова Эльмира Мөнировна билгеләнгән.

Шул уңайдан 2019 елның 22 маенда  институт хезмәткәрләре: фәнни сәркатип, филология фәннәре кандидаты  Шәрипова А.С., театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре  кандидаты  Галимова Э.М., халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ямалтдинов И.И. Азнакай районы мәдәният, мәгариф һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр. Көн тәртибендә  комплекслы экспедиция алдына куелган бурыч һәм максатларга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, шулай ук маршрут эшләнде, әлеге маршрут нигезендә татар авылларында тикшеренүләр үткәреләчәк.

Аннан соң Азнакай шәһәре крайны өйрәнү музееның һәм район-шәһәр мәдәният сараеның күпкырлы эше белән танышуга бәйле мәдәни программа тәкъдим ителде.

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать  институты дирекциясе Азнакай районы җитәкчелегенә  комплекслы экспедицияне оештыруда булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.

     



Возврат к списку