кама-тамагы

19.04.2019

Быел  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төзелүенә 80 ел тула. Шуны истә тотып, институтта үткәрелгән гыйльми тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру максатында, бу көннәрдә аеруча мөһим хезмәтләрне презентацияләүгә дә зур әһәмият бирелә. Шундый чараларның берсе Кама Тамагы районында үткәрелде: Институтта текстология юнәлешендә эш алып барган галимнәрдән М.И.Ибраһимов, Ф.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, З.З. Рәмиев һәм З.Г. Мөхәммәтшин 17 апрельдә районның бер төркем мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очраштылар.

Презентация барышында текстология бүлеге мөдире М.Ибраһимов Институтның күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Анда яңарак дөнья күргән Габдулла Тукай энциклопедиясе, шулай ук Тукай әсәрләренең алты томлы академик басмасы, Тукайның Җаектагы тормышы һәм иҗаты турындагы рус һәм татар телендәге җыентык, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасының быел гына дөнья күргән 5 томы  куелган иде. Галимнәр чыгышында бу басмаларга кыскача анализ ясалды, алар татар текстологиясе фәненең соңгы еллардагы җитди казанышы  итеп бәяләнде. Кама Тамагы районының администрациясе башлыгы  урынбасары Газинур әфәнде Гыйбадуллин инициативасы белән оештырылган бу очрашу-презентация җылы шартларда барды, сораулар бирелде.    

Район китапханәсенә Институт галимнәре тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән  хезмәтләрнең аерым үрнәкләре бүләк ителде.


Возврат к списку