итоговое собрание 2018-2019

01.03.2019
   26 февральдә Фәннәр академиясенең Кече залында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2018 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау утырышы булып узды.
   Институт директоры Ким Миңнуллин үзенең хисап докладында коллективның нәтиҗәле эшен билгеләп үтте: 2018 елда галимнәр тарафыннан 54 китап әзерләнгән һәм нәшeр ителгән, гомумән алганда, соңгы елларда саллы хезмәтләр чыгару саны арту тенденциясе күзәтелә. Ул шулай ук институт бүлекләренең эш нәтиҗәләренә кыскача тукталды, алда торган бурычларны атап китте.
   «Агымдагы елда Институтның юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз. Бүгенге вазгыять, җәмәгатьчелектә туган телләргә булган игътибар, фән дөньясы алдында торган бурычлар 80 еллык саллы тәҗрибәсе булган Институттан тагын да масштаблы проектлар көтә, яңа баскычка күтәрелүне сорый. Шунлыктан 2019 елның тагын да киңкырлырак, нәтиҗәлерәк булуын телим»,  диде Ким Миңнуллин, чыгышын йомгаклап.
   Хисап докладары белән шулай ук бүлек җитәкчеләре чыгыш ясады.
   Конференция эшендә Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина катнашты. Ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының телләрне, этномәдәни традицияләрне өйрәнүдә һәм татар халкының милли үзтәңгәллеген саклауда зур ролен билгеләп үтте. Шул ук вакытта Дания Заһидуллина фундаменталь тикшеренүләрне, төрки дөнья белән багланышларны киңәйтергә, соңгы вакытта республикада бик актив барган «Татар халкының үсеш стратегиясе»н эшләүдә актив катнашырга кирәклегенә басым ясады.

        

Возврат к списку