Научный десант

21.02.2019
    Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан «Фәнни десант» проекты гамәлгә ашырыла. Институт хезмәткәрләре Татарстан Республикасы районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләрендә үткәрелә торган чараларда катнаша, укучылар белән очрашулар үткәрә.
    Проект кысаларында галимнәр Ибраһим Хәлфин исемендәге XIV республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә (Казан шәһәренең 14 нче гимназиясе), М.Җәлил исемендәге фәнни-гамәли конференциядә (Балтач районы Карадуган гимназиясе), М.Җәлил исемендәге муниципаль әдәби бәйгедә (Зеленодольск районы Васильево поселыгының 3 нче мәктәбе), Д.С.Лихачев исемендәге шәһәркүләм фәнни-эзләнү конференциясендә (Казан шәһәренең 62 нче мәктәбе) һ.б. чараларда катнашты.
    Саба районының Тимершык урта мәктәбендә Институтның лексикография бүлегендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ф.И. Таһирова, текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Ф.Г.Фәйзуллина, язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Н.Ш.Насыйбуллина белән очрашу үткәрелде.
    Алда санап үтелгән чаралар барышында галимнәр институтның эшчәнлеге, аерым бүлекләрнең эш үзенчәлекләре, зур фәнни проектлар һәм дөнья күргән яңа басмалар турында сөйләделәр. Әлеге китапларның бер өлеше мәктәп китапханәләренә бүләк ителде.
    Моннан тыш, Казан шәһәренең 10 нчы, 90 нчы, 180 нче гимназияләрендә, 143 нче, 167 нче мәктәпләрендә Институт хезмәткәрләре белән очрашуларны дәвам итү күздә тотыла.

      

Возврат к списку