Поздравление А. М. Закирзянова - тат

12.02.2019
КОТЛЫЙБЫЗ!
    Институт коллективы әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗановны Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек булуы белән тәбрик итә, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа казанышлар тели.
    Әлеге премия танылган язучы Шәйхи Маннур васыяте буенча ел саен Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында тапшырыла. Әлфәт Закирҗанов премиягә “Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть” мәкаләләре (2004), “Әдәбият белеме: термин һәм төшенчәләр сүзлеге” (2007), “Рухи таяныч” (2011), “Татар әдәбият белеме: традицияләр һәм тенденцияләр” хезмәтләре өчен лаек булды.



Возврат к списку