Награждение К М Минуллина тат

16.01.2019
   Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең югары бүләге – көмеш медальгә лаек булды.
    Бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, татар филологиясе үсешенә зур өлеш керткән галим, Татарстан Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтларыннан булган Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесен Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов, оешманың вице-президенты Дания Заһидуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, Фәннәр академиясенең башка институтлары җитәкчеләре, шулай ук республикабызның югары уку йортлары, Язучылар берлеге, Рәссамнар берлеге вәкилләре һ.б. лар тәбрикләде.
    Ким Миңнуллинны агымдагы елда үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән 30 елдан артык гомер бәйли. Бүген инде, күп чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, институтның эшчәнлеген Ким Миңнуллиннан башка күз алдына китереп тә булмый: аның җитәкче вазифасын фәнни эшчәнлек белән параллель рәвештә уңышлы башкара алуы институтны яңа баскычка күтәрергә мөмкинлек бирде. Институтта масштаблы фундаменталь һәм гамәли проектлар гамәлгә ашырыла, Россиянең татарлар яши торган төбәкләренә һәм чит илләргә фәнни экспедицияләр оештырыла, татар филологиясе һәм сәнгате өлкәсендә яшь кадрлар әзерләнә.
    Ким Миңнуллинның мәдәниятне һәм сәнгатьне саклауга, үстерүгә керткән өлешен республиканың Мәдәният министрлыгы да югары бәяләде – аны “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләде.

  

Возврат к списку