Выездное заседание госсовета-тат

18.12.2018

2018 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Әлеге утырышта гуманитар фәннәр үсеше мәсьәләсе каралды.

Утырышта катнашучылар соңгы елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан әзерләнгән басмалар белән танышты. Шулай ук  татар яңарыш әдәбиятына нигез салучыларның берсе Гаяз Исхакыйның күптән түгел Түләй Дуран  Хәйрия фонды тарафыннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырылган шәхси архив документларының төп нөсхәләре дә тәкъдим ителде.

Утырышта көн тәртибендәге сораулар буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов,  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин һәм әлеге институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров чыгыш ясадылар.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының эшчәнлеге, беренче чиратта, татар халкының теле, әдәбияты һәм сәнгате буенча фундаменталь фәнни хезмәтләрне яңартуга, киләчәктә башка тикшеренүләргә нигез булырдай академик хезмәтләр язуга, республиканың өстенлекле фәнни проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Институт төп ун фәнни юнәлештә эшли.

Институт эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе – Россия һәм чит илләрдә яшәүче татарларның рухи мирасын өйрәнү һәм саклау. Бу максаттан махсус фәнни экспедицияләр оештырыла, аларның нәтиҗәләре буенча ел саен “Фәнни экспедицияләр хәзинәләреннән” сериясеннән китаплар бастырыла.

Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров барлыгы 213 фонд (50000 берәмлектән артык материал) булуы хакында хәбәр итте. Алар арасында татар, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендәге кулъязмалар һәм борынгы басмалар, язучылар һәм мәдәният эшлеклеләренең шәхси архиавларыннан материаллар, шәҗәрә һ.б. лар бар. Үзәкнең өстенлекле эш юнәлешләреннән берсе – булган материалларны цифрлаштыру (дигитализация). Соңгы ике елда гына да 3500 данә архив материалы цифрлаштырылган. Әлеге материалларны http://miras.info адресы буенча табарга мөмкин.

Утырышта шулай ук  Лев Толстой елына һәм Шиһабетдин Мәрҗани юбилеена багышланган чараларга йомгак ясалды, “Мәгариф турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.

        


Возврат к списку