Презентация Хроники Тукая-тат

17.10.2018
   “XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме” темасына оештырылган II халыкара яшьләр фәнни мәктәп мәктәп эшчәнлеге кысаларында 2018 елның 16 октябрендә Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре (Рәмиев З.З., Ибраһимов М.И., Алиева Ә.Х., Ханнанова Г.М. Харрасова Р.Ф., Насыйбуллина Н.Ш., Әхмәтова А.И.) тарафыннан әзерләнгән “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
    Тәкъдим ителгән китап – «Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы» исемле проектның бер өлеше. Проектның беренче китабында Г.Тукайның 1886-1907 еллардагы тормыш һәм иҗат юлы күзәтелә. Төрле чыганаклар нигезендә шагыйрьнең Казан арты һәм Җаектагы тормышы һәм иҗаты яктыртыла. Китап татар әдәбияты тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
    Презентация кичәсен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор К.М.Миңнуллин һәм Татарстан Республикасы Милли музее төп саклаучы Л.И. Саттарова ачып җибәрделәр. Кичәдә әдәбият галиме З.З. Рәмиев Г.Тукай иҗатын өйрәнү тарихына кыскача күзәтү ясады. Хезмәтнең концепциясе, стукртурасы һәм максатлары белән проектның җитәкчесе, китапның фәнни мөхәррире М.И. Ибраһимов таныштырды. Күренекле әдәбият белеме галимнәре Т.Н. Галиуллин, Ф.Г. Галимуллин, Х.Й. Миңнегулов, Җ.Г. Сафиуллин һ.б. хезмәткә мөнәсәбәтле фикерләре белән уртаклаштылар.
   Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре, II халыкара яшьләр фәнни мәктәбе галимнәре һ.б. канташты.

           



Возврат к списку