Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты

13.10.2018
   2018 елның 16 октябрендә Габдулла Тукайның әдәби музеенда (Казан шәһәре, Тукай урамы, 74 нче йорт) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)» китабын тәкъдим итү кичәсе була.
   Тәкъдим ителә торган китап – «Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы» исемле проектның бер өлеше. Проектның беренче китабында Г.Тукайның 1886-1907 еллардагы тормыш һәм иҗат юлы күзәтелә. Төрле чыганаклар нигезендә (шагыйрьнең бу чорда язылган әсәрләре, замандашларының хатирәләре, газета һәм журналларда басылган материаллар, рәсми документлар) Г.Тукайның Казан арты һәм Җаектагы тормышы һәм иҗаты яктыртыла. Китап татар әдәбияты тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы киң даирә укучыларга юлланган.
   Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. Башлану вакыты - 14.00. Регистрация – 13.30.
   Белешмә өчен телефон: : 8 (843) 590-55-93, e-mail: iyali.anrt@mail.ru.

Возврат к списку