Юбилей-90-М.З. Закиев-тат

Юбилей-90-М.З. Закиев-тат 14.08.2018
     14 августта күренекле тел галиме, академик, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең һәм Россия лингвистик Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең 90 яшьлек юбилее.
     Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы юбилярны күркәм гомер бәйрәме белән котлый, нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа фәнни уңышлар тели.

Возврат к списку