Тукай Энциклопедиясен Мәскәү шәһәрендә тәкъдим итү

27.04.2018
      Бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңае белән 26 апрельдә Мәскәү шәһәренең Татар Мәдәни үзәгендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан эшләнеп дөнья күргән Г.Тукай Энциклопедиясен тәкъдим итү чарасы үткәрелде.
     Әлеге чарада Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Мөгаллим улы Миңнуллин «Татар телен, мәдәниятен үстерү һәм саклауда Г.Ибрагимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының роле» темасына, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Ришат улы Хисамов «Тел әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан татар теле өлкәсендә башкарылучы зур проектлар» дигән темага чыгыш ясады. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Госман улы Гомәров үз чыгышында Г. Тукайны өйрәнү өлкәсендә булган казанышларны һәм алдагы бурычларны ассызыклады. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Камил Рәхим улы Галиуллин чыгышында Г.Ибраһимов исем. Тел әдәбият һәм сәнгать институтында тормышка ашырыла торган электрон проектлар турында сөйләде.
     Энциклопедия презентациягә килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. Әлеге хезмәттә 135 авторның 864 бит күләмендә тупланылган 2354 мәкаләсе урын алган. Театр, тасвирый, декоратив-гамәли, музыкаль, телевизион, кино һ.б. сәнгать төрләренә кагылышлы мәгълүматлар Г.Тукай шәхесенең күпкырлылыгын, аның фаҗигале язмышын, бай иҗади мирасын ачык күзалларга ярдәм итә.
     Актлар залының фоесында ТР ФА ТӘҺСИ чыгарган башка академик басмалар белән танышу өчен китап күргәзмәсе эшләде.
     http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1185968.htm сайт материаллары буенча.

      

Возврат к списку