Москвичи возложили цветы к его памятнику Г. Тукая на татарском

27.04.2018
     2018 елның 26 апрелендә мәскәүлеләр Г.Тукайның туган көне уңае белән аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
     Г.Тукай һәйкәле каршында Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнулин чыгыш ясадылар.
     Әлеге чарада Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шулай ук татар теле, мәдәнияте һәм тарихы белән тирәнтен кызыксынучылар катнаштылар.
     Һәйкәл каршында Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Әлеге концертта Г.Тукай шигырьләре яңгырады, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Мәскәү шәһәренең 1186 номерлы мәктәп укучылары да бөек шагыйребезнең әсәрләрен укыдылар.

http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1185968.htm сайт материаллары буенча.

          

Возврат к списку