Гарипова_75

08.12.2016 7 декабрьдә татар гидронимиясенә нигез салган күренекле галимә, филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фирдәүс Гарифҗан кызы Гариповага 75 яшь булыр иде.  
Фирдәүс Гарифҗановна «Татарстан гидронимнары», «Авыллар һәм калалар тарихыннан», «Борынгы Болгар шәһәрләре», «Татарстанның микротопонимнары» кебек 24 фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре, дистәләгән уку дәреслекләре, күп санлы фәнни мәкаләләре белән бөтен Россиягә һәм төрки дөньяга билгеле галимәбез. 
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать Институтындагы эшчәнлеге 1971 елда башлана. Биредә Ф. Гарипова аспирант, кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, баш фәнни хезмәткәр юлы үтә. Шул ук вакытта фәнни эшне педагогик эш белән бәйләп, озак еллар Казан педагогия университетында лекция курслары, гамәли дәресләр алып бара. 
Татар халкының рухи җәүһәрләрен бөртекләп җыеп, туплап, аны халыкка җиткерүдә биниһая зур хезмәт куйган Фирдәүс Гарифҗан кызы Гарипованың исеме төрки дөнья, Россия, Татарстан фәне тарихында һәм хезмәттәшләренең күңелендә мәңге яши.

Возврат к списку