Конференция_25_ноября

08.12.2016 Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырды. 
“Фатих Әмирхан: тормышы, иҗаты һәм мирасы” дип исемләнгән әлеге конференцияне Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ директоры К.М.Миңнуллин ачып җибәрде. 
Конференция кунакларын Татарстан Фәннәр академиясе президенты М.Х.Саләхов, ТР Милли музее генераль директоры Г.Р.Нәҗипова, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Р.К.Аймәтов сәламләде. Конференциядә чыгыш ясаган галимнәр Р.К.Ганиева, Н.В.Вәлиев, Р.Р.Салихов, В.З.Гарифуллин, В.Р.Әминева, Т.Ш.Гыйләҗев, З.З.Рәмиев, И.Б.Бәширова, И.Г.Гомәров әдипнең иҗатына, аның киң кырлы эшчәнлегенә караган фикерләре белән уртаклашты. 
Әдипнең 130 еллыгына әдипнең үз кулы белән язылган атаклы «Хәят» повестенең яңа басмасы, «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» җыентыгының язучы шәхесенә, иҗатына багышланган 2 нче чыгарылышы, иң беренче фотосурәтләреннән башлап соңгыларына кадәр урын алган «Фатих Әмирхан фотографияләрдә» һ.б. китаплар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Возврат к списку