«Татар халык иҗаты» академик басмасы томнарын тәкъдим итү чарасы

«Татар халык иҗаты» академик басмасы томнарын тәкъдим итү чарасы 28.02.2024      Бүген «Татар-информ» матбугат агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән 25 томлы «Татар халык иҗаты» академик басмасы томнарын тәкъдим итү чарасы узды. 
      Халыкның рухи мирасын, фольклорын саклау юнәлешендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты зур эшчәнлек алып бара. 2021 елда «Татар халык иҗаты» академик 25 томлыгы нәшер ителә башлады. Күптомлык үзенең күләме белән дә, эчтәлеге белән дә татар фольклор фәненең зур казанышы булып тора. ТӘҺСИ галимнәренең эшчәнлек юнәлешләре, татар фольклористикасы мәктәбенең үсеше, академик басманың үзенчәлекләре турында матбугат конференциясендә проект җитәкчесе, институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин сөйләде. 
   25 томлык академик басма татар халык иҗатының барлык жанрларын үз эченә алган аерым китаплардан («Мифология», «Йола иҗаты», «Әкиятләр» (6 китапта), «Дастаннар», «Китаби дастаннар», «Табышмаклар», «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (2 китапта), «Мәзәкләр», «Бәетләр» (2 китапта), «Мөнәҗәтләр», «Риваятьләр һәм легендалар» (2 китапта), «Җырлар» (4 китапта), «Балалар фольклоры» (2 китапта) тора. Бүгенге көндә аның тугыз томы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде, чираттагы дүртесе әзерләнеп басмага тапшырылган. Җыентык өстендә эшләү, аерым томнарны төзү принциплары, аларның үзенчәлекләре белән чарада институтның халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов, бүлекнең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина таныштырды. 
   Матбугат конференциясе турында тулырак мәгълүматны "Татар-информ" агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча табып була: https://tatar-inform.tatar/conferences/tatar-halyk-i-aty-basmasyn-t-kdim-it-g-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852252.



Возврат к списку