Шәриф Камалның 140 еллыгы уңаеннан
28.02.2024
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин һәм әдәбият юелеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 27 февраль көнне язучы Шәриф Камалга куелган истәлек тактасына чәчәкләр салу чарасында катнашты.
Язучы, драматург, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәриф Камалның 140 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар Татар китабы йортында хакимият вәкилләре, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында узды. Искә алу чарасы «140 мизгел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте.