Әдәбият көннәре уңаеннан очрашу

Әдәбият көннәре уңаеннан очрашу 28.02.2024       26 февральдә ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Хәбибуллина Лениза Газинур кызы (Лениза Вәлиева) Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әдәбият көннәре уңаеннан оештырылган язучылар белән очрашу чарасында катнашты. 
      Мәктәп директоры Нурыев Руслан Атлас улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Фәнилә Сәет кызы уку йортында экскурсия үткәрде, кунаклар китапханә белән музейда булдылар. Очрашу барышында чакырылган кунаклар – алар арасында шулай ук филология фәннәре кандидаты, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, прозаик Зимфира Исламова, шагыйрь Роберт Сәлахетдинов бар иде – үзләре белән таныштырды, эшчәнлекләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Лениза Вәлиева, әдәби иҗатыннан тыш, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге турында киң мәгълүмат бирде. Очрашу әдәби-музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Возврат к списку