Хәзерге һәм киләчәк журналистикасы

Хәзерге һәм киләчәк журналистикасы 28.02.2024       ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре журналистика мәсьәләләренә багышланган «Хәзерге һәм киләчәк журналистикасы: Россия һәм Монголия» I Халыкара форумы эшендә онлайн режимда катнаштылар. 
      Гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Сәгъдиева Фәүзия Кәбир кызы «Татар телле газета текстларында икътисади метафора», ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Хөсәенова Алинә Ямил кызы һәм Булатова Әлфия Кәрим кызы «Төбәк медиатекстларында диалектизмнар» темаларына докладлар тәкъдим итте, Бәдртдинова Алсу Әнис кызы телевидениенең татар теле диалектларын өйрәнүдәге роле турында чыгыш ясады, тикшеренүче, ТР ФАнең аспирантура бүлеге җитәкчесе Абдуллина Чулпан Зөфәр кызы Татарстан Республикасында тел ситуациясенең республика газеталарында яктыртылуы турында сөйләде. 
      Форум онлайн форматта (ВКС платформасында) узды. Чараны Иркутск милли тикшеренү техник университетының реклама һәм журналистика кафедрасы (Иркутск, РФ) һәм Монголия милли сәнгать һәм мәдәният университетының радио, телевидение һәм сәнгать институтының тавыш техникасы һәм технологияләре кафедрасы (Улан-Батор, Монголия) оештырды. Форумда Россия Федерациясе, Монголия, Маньчжурия, Кытай, Белоруссия вузлары галимнәре, фәнни хезмәткәрләр, укытучылары, журналистика, медиакоммуникацияләр, радио, телевидение өлкәсендәге белгечләр катнашты.

Возврат к списку