«XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика» фәнни-гамәли конференциясе

«XXI гасырда  әдәбият  белеме  һәм эстетика»  фәнни-гамәли конференциясе 26.01.2024        Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко 23-25 гыйнварда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика» XXI бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә доклад белән чыгыш ясады. 
     Казанның күренекле филологы, сәнгать белгече, педагог Татьяна Александровна Геллер истәлегенә багышлап үткәрелә торган әлеге чара быел быел бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу кысаларында узды. Конференциянең пленар утырышында чыгыш ясаган тәҗрибәле тикшерүчеләр – КФУ профессорлары, филология фәннәре докторлары Алексей Пашкуров һәм Ринат Бекметов докладлары да А.С.Пушкин иҗатына багышланган иде. 
      Филология фәннәре кандидаты, доцент, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко «Пушкин Казан яшьләр театры сәхнәсендә» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Лектор театрның шагыйрь мирасына мөрәҗәгать итү тарихын күзәтте һәм аның соңгы елларда сәхнәләштерелгән әсәрләренә җентекләп тукталды. Классиканы заманча интерпретацияләүнең теоретик проблемаларын яктыртып, әлеге материалга төрле карашлар барлыгын күрсәтте.

Возврат к списку