XXI гасырда когнитив лингвистика һәм лингвокультурология үсеше тенденцияләре

XXI гасырда  когнитив лингвистика һәм лингвокультурология үсеше тенденцияләре 16.01.2024        ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2024 елның 10-14 гыйнварында Витебск шәһәрендә (Белоруссия) узган «XXI гасырда когнитив лингвистика һәм лингвокультурология үсеше тенденцияләре» дип аталган ХХХIV Халыкара кышкы фәнни мәктәп эшендә катнашты. 
   П.П. Семенов–Тян-Шанский исем. Халыкара гуманитар университет һәм П.П. Машеров исем. Витебск дәүләт университеты оештырган әлеге чара филология фәннәре докторы, профессор Валентина Авраамовна Маслованың юбилеена багышланган иде. 
     Кышкы фәнни мәктәп эшендә онлайн режимда ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Ф.К. Сәгъдиева, Ә.К. Булатова, М.З. Вәлиева, ТР Фәннәр академиясенең аспирантура һәм квалификация күтәрү бүлеге башлыгы Ч.З. Абдуллина, текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре – Г.М. Ханнанова, Ф.Г. Фәйзуллина, филология фәннәре кандидатлары Э. М. Галимҗанова, Г.Н. Зәйниева, Г.А. Хөснетдинова, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Л.Ш. Гарипова, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Л.Ш. Галиева, Ф.Х. Миңнуллина, А.Ф. Ганиева катнашты. 
     Фәнни мәктәп эше Россия, Белоруссия, ДХР, Кыргызстан, Казакъстан, Төркия һәм Кытай галимнәре катнашында узды. Докладлар белән филология фәннәре докторы, профессор Олег Алимурадов (Пятигорск ш.); филология фәннәре докторы, профессор Геннадий Берестнев (Калининград); филология фәннәре докторы, профессор, П. П. Семенов–Тян-Шанский исем. Халыкара гуманитар университет ректоры Марина Пименова (Санкт-Петербург ) һ.б. галимнәр чыгыш ясады.

Возврат к списку