"Фәнни Татарстан" журналының 2023 елгы дүртенче саны

"Фәнни Татарстан" журналының 2023 елгы дүртенче саны 11.01.2024        «Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы дүртенче саны белән танышырга чакырабыз. Ул, гадәттәгечә, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тел белеме галимнәре материаллары белән башланып китә. 
       Филология фəннəре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем Тел, əдəбият һəм сəнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фəнни хезмəткəре Миләүшә Вәлиева һәм филология фəннəре докторы, шул ук бүлекнең əйдəп баручы фəнни хезмəткəре, бүлек мөдире Бәхтияр Миңнуллин мәкаләсендә сүз иске татар язма чыганакларында саннарның кулланылышына хас стилистик үзенчәлекләр турында бара. XVII–XVIII гасырга караган иске татар язма истәлекләрен тикшереп, авторлар вакыйгалар барышын күрсәтүдә, персонажның эчке сыйфатларын ачуда, образлы тасвирлауда, сөйләмгә эмоциональлек-экспрессивлык бирүдә һәм башка төр стилистик вазифалар башкаруда саннарның әһәмияте искиткеч зур дигән нәтиҗә ясый. 
     Составында «күгәрчен» орнитонимы булган кош атамаларына лингвоэтимологик анализ нәтиҗәләре белән киләсе материалда танышырга мөмкин. Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафинаның әлеге сандагы мәкаләсе – авторның, төрле төрки телләрдә орнитонимнарның килеп чыгышы тарихын тикшерүгә, кош атамаларын системага салуга багышланган хезмәтләренең берсе. 
      «Тел белеме» бүлегендә урын алган тагын бер материал – филология фәннәре кандидаты, ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Миңнира Булатованың «Балтач һәм нократ сөйләшләрендәге исем сүз төркемнәренә күзәтүләр» мәкаләсе – 2018 елда Киров өлкәсендә уздырылган экспедиция материаллары нигезендә әлеге төбәктә яшәүче татарларның сөйләм үзенчәлекләрен ачыклауга багышланган. 
   Рус-татар машина тәрҗемәчесендә кулланыла торган әлеге ике телдәге параллель текстлар мәгълүмат базасын үзерләү турында сүз алдагы мәкаләдә бара. ТР ФА Гамәли семиотика институты кече фәнни хезмәткәре Рәзинә Сафина һәм шул ук институтның фәнни хезмәткәре, КФУ өлкән укытучысы Мәдехүр Әюпов материалында әлеге эш барышында очрый торган авырлыклар һәм аларны чишү юллары күрсәтелә. 
     «Әдәбият белеме» рубрикасы филология фәннәре докторы, ТӘҺСИ директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Шәрипованың «XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар драматургиясендә мифологизм һәм символизм» дигән мәкаләсе белән ачыла. Анда драматург М. Гыйләҗев иҗаты мисалында тикшерелгән чор драматургиясендә мифологик һәм символик чараларны куллануның сәнгать үзенчәлекләре ачыла. 
      Филология фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина мәкаләсендә мөгаллимә, татар хатын-кызлары арасында беренче фәннәр кандидаты, аянычлы да, гыйбрәтле дә язмышлы Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина эшчәнлегенә шагыйрь Муса Җәлил шәхесе һәм иҗаты йогынтысын күрсәтү омтылышы ясала. Автор бу шәхесләрнең бер-берсенә кагылышлы берничә ноктаны китерә: иҗади һәм мәдәни чараларга йөрү; биографик фактлар; бер яктан – М.Фәйзуллина тарафыннан шагыйрь иҗатына бирелгән югары бәя һәм икенче яктан – М.Җәлил тарафыннан аны да чын галим һәм татар шигъриятен аңлаучы буларак тану. 
     Язучы, җәмәгать эшлеклесе, драматург Афзал Таһировның тормыш һәм иҗат юлы филология фәннәре кандидаты Рәҗап Бәдретдинов материалында күзәтелә. А.Таһиров шәхесе мәкаләдә ул яшәгән һәм эшләгән чорда илдә булган тарихи вакыйгалар белән тыгыз бәйләнештә карала. 
     Филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова мәкаләсе татар эпос-дастанының төп үзенчәлекләре, бүгенге торышына багышланган. Автор милли эпосның генезисы проблемаларына мөрәҗәгать итә, гасырлардан гасырга күчеп килгән охшаш сюжетлы дастаннарның уртак якларын ачыклый, аларны халык тарихын яңартуда чыганаклар буларак тасвирлый. 
    Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендәге стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге фәнни хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәрованың шул ук «Халык иҗаты» рубрикасында урын алган мәкаләсендә татар халык йола иҗатында яшәү һәм үлем берлеге карала. Мисаллар һәм йола этапларын тасвирлау нигезендә аларның бердәмлеге, үлемне тормышның дәвам итүе буларак аңлау дәлилләнә. 
      «Тарих битләре» бүлегендә ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты галимнәренең хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Тарих фәннәре кандидаты Миләүшә Гайнанованың «Садри Максуди һәм I Төрек тарих конгрессы» мәкаләсендә татар зыялысы Садри Максудиның 1930 елларда төрки дәүләтләр тарихын өйрәнүгә керткән өлеше карала. Төп игътибар С.Максудиның тарихка тәэсир иткән сәбәпләрне, зур вакыйгаларга һәм иҗтимагый-социаль үзгәрешләргә китергән факторларны барлаган «Тарихи факторлар» докладына бирелә. 
     Бүлектәге икенче мәкалә XIX гасыр уртасында – XX гасыр башында Казан губернасының Тәтеш өязе территориясендә мәгариф системасы үсешен анализлауга багышланган; аның авторы, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова, XX гасыр башы татар вакытлы матбугатының архив документлары һәм материалларына нигезләнеп, Тәтеш өязе халкының рухи үсеше һәм мәгърифәте картинасын тудыра, атаклы уку йортлары урнашкан торак пунктларны, абруйлы остазларның исемнәрен ачыклый. 
    Хәзерге вакытта мәктәптә информацион-коммуникатив технологияләрне кулланмыйча укытуны күз алдына да китереп булмый. ТР ФА Гамәли семиотика институты галимнәренең лингвистика өлкәсенә караган фәнни-гамәли тикшеренүләре турында сүз журналның «Милли мәгариф» бүлегендә урын алган алдагы мәкаләдә бара (авторлары – физика-математика фәннәре кандидаты, институт директоры Ринат Гыйльмуллин, филология фәннәре кандидаты Булат Хәкимов һәм фәнни хезмәткәр Марат Шәехов). Институт җитештергән продуктлар гомуми, урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында укыту процессында куллануга да юнәлтелгәннәр. 
  Татарстанда даими рәвештә халыкара һәм бөтенроссия графика күргәзмәләре – биеннале (2 елга бер тапкыр уздырыла), триеннале (3 елга бер) оештыру хәзерге заман сәнгать процессының төп үзенчәлеген тәшкил итә. Традицион «Сәнгать» бүлегендә сәнгать фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова Казанда һәм Алабугада уздырыла торган шундый форумнарга кыскача күзәтү ясый һәм III Алабуга уникаль рәсем биенналесының йомгаклау күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әсәрләрне җентекләп анализлый (2021).
    Яр Чаллы шәһәренең 1 нче Сәнгать мәктәбе укытучысы Надежда Кириллованың материалы скульптор Зимина Лидия Андреевнаның тууына 90 ел тулуга (1933-2018) багышланган. Останың эшләре, автор фикеренчә, пластик бөтенлеге, композицион чишелешләре, тирән кешелеклелек һәм патриотик эчтәлеге белән аерылып тора. Ватан хакына батырлык темасы скульпторның бик күп һәйкәлләрендә тормышка ашырылган. 
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева мәкаләсе Казан җыентыкларында сакланучы Урта Азиядән килгән кулъязма Коръән китаплары турында сөйли. Казанның гарәп графикалы кулъязмалар җыентыгында XVII-XX гасыр башына караган 280 дән артык Коръән саклана. 
  Ноябрь аенда - татар әдәбияты, фәне мәйданында тирән эз калдырган талантлы шәхесләребезнең берсе Гали Рәхимнең туган көне. Шул уңайдан журнал битләрендә аның 1915 елда «Ил» газетасының 8 март санында «Дим буенда» исеме белән басылган тәнкыйть мәкаләсе тәкъдим ителә. Мәкаләдә сүз язучы, прозаик, тәрҗемәче, публицист Садри Җәләлнең (Садрислам Хәйретдин улы Вәлидов, 1891–1943) 1914 елда «Аң» журналы битләрендә басылган «Дим буенда» романтик повесте хакында бара. Г .Рәхим мәкаләсе, филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Хөснетдинова тарафыннан басмага әзерләнеп тәкъдим ителә. 
     Журналда юбилейлары нисбәтеннән филология фәннәре докторлары Илида Басыйр кызы Бәширова һәм Марсель Хәернас улы Бакиров, аларның иҗаты, тормышы турында материаллар турында тәкъдим ителә, алар белән филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадирова һәм филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов мәкаләләреннән танышырга мөмкин. 
     Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова и филология фәннәре докторы, институтның гыйльми сәркатибе Лилия Гиниятуллина мәкаләсе галим-методист Сәгадәт Мөгаллим улы Ибраһимовның 95 еллыгына багышланган. Авторлар, мәкаләдә галимнең лингвометодик хезмәтләрен анализлауга төп игътибар биреп, аның методик кулланмалары, мәктәп дәреслекләре бүген дә үрнәк булып торырлык, дигән нәтиҗә ясый. 
    «Яңа китаплар» бүлеге журнал укучыларын филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Л.Х.Мөхәммәтҗанованың ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Обычаи и традиции татарского народа» сериясендә рус телендә дөнъя күргән «Эпическая культура татар: дастаны» дип исемләнгән фәнни-популяр китабы белән таныштыра. Басмада татар дастаннарының башка төрки халыкларның эпик иҗат мирасыннан үзенчәлекле яклары барлана. Китапка күзәтү ясаган филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият белеме бүлеге өйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин моны татар фольклористикасының яңа баскычка күтәрелергә омтылышы дип бәяли. 
   Институтның, республиканың фәнни-иҗтимагый тормышы турында мәгълүмат белән, гадәттәгечә, «Фәнни-иҗтимагый тормышыбыздан» бүлегендә танышырга мөмкин; журналда шулай ук аерым мәкаләләргә иллюстрацияләр, республикада үткәрлегән чаралардан фотолар урын алган.

Возврат к списку