«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды  14.03.2023       Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар әдәбияты тарихы»ның 1-2 томнарының икенче басмасын тәкъдим итү чарасы узды. 
      Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин катнашты. 
      Матбугат конференциясе турында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/conferences/tatar-d-biyaty-tarihy-basmasyny-1-2-tomyn-t-kdim-it-g-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852088.

Фото "Татар-информ"  сайтыннан алынды.

Возврат к списку