«Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясенең чираттагы чыгарылышы

«Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар»  сериясенең чираттагы чыгарылышы  10.03.2023       Татар халкының рухи мирасы нигезен тәшкил иткән әсәрләрне, аз билгеле язма чыганакларны, гарәп һәм латин графикаларындагы татар текстларын өйрәнүгә багышланган «Рухи мирас: эзләнүләр һәм ачышлар» сериясендәге яңа җыентык тел белгече, язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Галимҗан Шәрәфнең тормышы һәм иҗатына багышланган (Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Галимҗан Шәрәф. Әсәрләр. Хатлар, документлар = Духовное наследие: поиски и открытия. Галимжан Шараф. Сочинения, письма, документы/төз., текст, иск. һәм аңл. әзерл.: Э.М. Галимҗанова, Г.Н. Зәйниева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.А. Хөснетдинова: кереш сүз авт. Ф.Г. Фәйзуллина. – Казан: ТӘҺСИ, 2022. – 300 б.)
      Китапта нигездә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана торган материаллар урын алган. 
      Җыентыкның беренче бүлегендә Г. Шәрәфнең фәнни эшчәнлеге турында сүз бара, икенче бүлек галимнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән таныштыра, өченче бүлекне «Арыслан бәк» әсәре һәм Г. Шәрәфнең кулъязма дәфтәрләрендәге шигырьләр тәшкил итә. Дүртенче бүлектә галимнең тормышына һәм иҗатына караган документлар, хатлар, төрле бәяләмәләр тупланып бирелә. 
      Китапта урын алган текстлар, аңлатмалар ТӘҺСИнең текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде, гарәп һәм латин графикаларындагы төп чыганаклар укучылар игътибарына кириллицада беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Возврат к списку