Татарстан скульптурасының актуаль проблемалары

Татарстан скульптурасының актуаль проблемалары 22.02.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2022 елны йомгаклау чаралары кысаларында Сәнгать белеме үзәге 20 февральдә «Татарстан скульптурасының актуаль проблемалары» темасына сәнгать белеме буенча укулар оештырды. Садри Ахунның тууына 120 ел тулуга багышланган әлеге чара скульпторлар, рәссамнар, сәнгать белгечләре, дизайнерлар, архитекторлар, уку йортлары укытучылары, аспирантлар катнашында узды. 
     Укулар барышында скульптура сәнгатендә традицияләр һәм новацияләрнең роле, мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу һәм реконструкцияләү, бу өлкәдә кадрлар әзерләү һәм башка шундый мәсьәләләр турында фикер алышу оештырылды. Чараны Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова алып барды. 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында җыелган кунакларны һәм ТӘҺСИ хезмәткәрләрен Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы К.М. Миңнуллин сәламләде һәм сәнгать белеме буенча укуларны ачып җибәрде. Татарстанның Мәдәният министрлыгы массакүләм чаралар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты А.Ш. Файзрахманов тарихи объектларны саклау, торгызу буенча республикада алып барыла торган эш юнәлешләре белән таныштырды. 
     Докладлар белән Россия дәүләт гуманитар университеты баш фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме докторы О.В. Калугина, ТР ФА мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы Ф.Ш. Хуҗин, сәнгать белеме кандидатлары Т.Н. Кривошеева һәм Д.Д. Хисамова (Казан), Казан театр училищесы мөгаллиме С.А. Авдошина, сәнгать белеме докторы Р.Р. Солтанова, ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре В.М. Усманов, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты М.М. Хәбетдинова, Татарстан Республикасы Милли музееның директор урынбасары Л.И. Саттарова, яшь скульптор Т.С. Тюрин, Н.И. Фешин исем. Казан сәнгать училищесы мөгаллиме З.Х. Мөхәмәтҗанова, Яр Чаллы шәһәреннән Е.А. Паршикова, Лениногорскидан Н.М. Горюнова, Яшел Үзәннән Д.Р. Барышевалар чыгыш ясады. 
     Түгәрәк өстәл барышында шулай ук Т.Н. Кривошеева, Д.Д. Хисамованың «Татарстан скульптурасы» монографиясе тәкъдим ителде (Кривошеева Т.Н., Хисамова Д.Д. «Скульптура Татарстана» (Из серии «История искусства Татарстана»). – Казань: Тат. кн. изд-во, 2022. – 319 с.). 
    Чара кысаларында яшь скульпторлар һәм Н.И. Фешин исем. Казан сәнгать училищесы студентлары эшләнмәләре, соңгы елларда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, «Заман» һәм Татар китап нәшриятләрендә дөнья күргән басмалар күргәзмәсе оештырылды.

             

Возврат к списку