Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына

Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына 23.02.2023       ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре татар әдәбияты классигы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган массакүләм мәгълүмат чараларында катнашты. 
    22 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина, ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров һәм институтның текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмера Галимҗанова катнашты. Чара барышында шулай ук Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли семинар һәм бу нисбәттән басмага яңа китаплар әзерләнүе турында игълан ителде. Тулырак әлеге матбугат конференциясе белән «Татар-информ» агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/conferences/gayaz-ishakyyny-145-ellygy-u-aennan-tk-rel-torgan-charalarga-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852079 
     Әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Манзара» телевизион тапшыруында катнашты. Әлеге сюжет белән «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/manzara.

Возврат к списку