Олег Хисамов РФА Тел белеме институтының Дискуссия-аналитика клубында доклад белән чыгыш ясады

Олег Хисамов  РФА Тел белеме институтының  Дискуссия-аналитика клубында  доклад белән чыгыш ясады 22.02.2023       21 февральдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтында эшләп килүче Дискуссия-аналитика клубының онлайн-утырышында катнашып, доклад белән чыгыш ясады. 
     Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында Тел сәясәте буенча дискуссия-аналитика клубы 2020 елда оештырылган иде. Аның айга бер тапкыр үткәрелә торган утырышларында тел сәясәтенең төрле мәсьәләләре карала; клуб эшенә катнашырга теләүчеләр генә түгел, ә башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм башка өлкә белгечләре дә чакырыла. Клубның бурычлары – тел өлкәсендә көннән-көн актуальләшә баручы сораулар буенча системалы, фәнни нигезләнгән һәм гамәли яктан мөһим карарлар чыгару. 
     Олег Хисамовның чыгышы Себер татарлары диалекты формалашу үзенчәлекләренә һәм Көнбатыш Себердә яшәүче татар халкының җирле һәм гомуммилли үзтәңгәллегенә багышланган иде. 
     Онлайн-утырыш Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Андрей Кибрик җитәкчелегендә узды.

Возврат к списку