Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр

Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр 21.02.2023      21 февраль, Халыкара туган тел көнендә, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының йомгаклау чаралары кысаларында «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» дип аталган түгәрәк өстәл узды. 
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында җыелган кунакларны һәм ТӘҺСИ хезмәткәрләрен Фәннәр академиясе вице-президенты, академик, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина сәламләде һәм Халыкара туган тел көне белән котлады. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Татарстан Республикасы халык язучысы, «Җыен» фонды идарәсе рәисе Разил Вәлиев, түгәрәк өстәлне алып баручы – әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов мөрәҗәгать итте. 
      Киң җәмәгатьчелек – язучылар, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узган бу чара ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Җыен» фонды белән берлектә «Шәхесләребез» сериясендә чыгарган «Гали Чокрый», «Мәҗит Гафури» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясеннән Гали Рәхим һәм Галимҗан Шәрәф турындагы китапларны тәкъдим итүгә багышланган иде. 
      ТӘҺСИ галимнәренең яңа хезмәтләре белән чарада катнашучыларны Язма мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, әдәбият белеме өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева, текстология бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Хөснетдинова һәм шул ук бүлекнең фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина таныштырды. 
     Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева (Уфа), Уфа шәһәре М. Гафури мемориаль музей-йорты мөдире, филология фәннәре кандидаты Гадилә Бүләкова (видеоэлемтә буенча), ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов, Татарстан Республикасы халык шагыйре Рәдиф Гаташ, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов катнашты һәм чыгыш ясады.

      

Возврат к списку