«Татар гыйлеме» яшьләр фәнни мәктәбе

«Татар гыйлеме»  яшьләр фәнни мәктәбе 05.12.2022      2022 елның 7-9 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә төрки телле китап тарихына багышланган ел саен үткәрелә торган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе уздырыла. Чараның төп оештыручысы – Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
      Фәнни мәктәпне оештыруның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, талантлы яшьләрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләрдә катнашуга җәлеп итү, яшь галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның үзара аралашуын арттыру. 
     Фәнни мәктәп программасында чыганакларны өйрәнү фәне, сәнгать белеме, археография өлкәсендәге Россия һәм якын чит илләрдән әйдәп баручы галимнәрнең чыгышлары каралган. Чарада Үзбәкстан, Әзербайҗан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнашачак. 
     Чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры  Расулов Абдулла Нуритдин улы; филология фәннәре докторы, Әзербайҗан фәннәр академиясенең Мөхәммәд Физули ис. Кулъязмалар институтының бүлек мөдире Багиров Акрам Дахилоглы; филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам кулъязмалары үзәге мөдире Аникеева Татьяна Александровна; сәнгать белеме кандидаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире Әхмәдуллин Марс Лирон улы; тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты фәнни хезмәткәре Вовин Алексей Александрович; филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы; Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы
     Пленар утырыш 2022 елның 7 декабрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында узачак. 7-9 декабрьдә буласы секция утырышларында галимнәр тарафыннан мәктәп тематикасы буенча лекцияләр укылачак. 
     Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт), Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге (Казан шәһәре, Кремль, 11 йорт). 
     Бәйләнеш өчен телефон: 8(843)590-55-93, 89179270976 
     Катнашучыларны «Яндекс Телемост» системасы аша теркәү 09.30 сәгатьтә башлана. 
     7 декабрь 2022:
    Кушылу өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/22329032115922 
 8 декабрь 2022:
    Кушылу өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/24501284289119

Возврат к списку