XXI гасыр төрки филологиясе проблемаларына багышланган конференция

XXI гасыр төрки филологиясе проблемаларына  багышланган конференция 29.11.2022      23-25 ноябрьдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасына 25 ел тулуга багышланган «XXI гасырда төрки филология: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының инновация эшчәнлеге һәм тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәрипова һәм әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов катнашып, пленар докладлар белән чыгыш ясады. 
     Чара кысаларында шулай ук Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни басмалары тәкъдим ителде. Уфа фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасына, Башкортстан Республикасы татарлар конгрессының Стәрлетамак шәһәр бүлекчәсенә, Стәрлетамак шәһәр округының 5 нче гимназиясенә ТӘҺСИнең соңгы елларда дөнья күргән басмалары бүләк итеп тапшырылды.

Возврат к списку