Хуҗа Бәдигыйга - 135!

Хуҗа Бәдигыйга - 135! 11.11.2022      2022 елның 10 ноябрендә Г.Тукай Әдәби музеенда галим һәм педагог Хуҗа Бәдигыйның тууына 135 ел тулуга багышланган «Тукайдан алган фатиха белән» кичәсе оештырылды. Чарада Х.Бәдигыйнең тормыш юлы, фәнни һәм педагогик эшчәнлеге турында Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Хуҗа Бәдигыйның Санкт-Петербург, Яшел Үзән, Казанда яшәүче туганнары чыгыш ясады.
     Институтның халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов, Х. Бәдигыйнең фольклористика өлкәсендәге эшчәнлеген анализлап, аның хезмәтләренең татар фольклористикасы тарихында тоткан урынын югары бәяләде. Х. Бәдигыйнең лингвистика өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге, татар тел белеменә керткән өлеше турында гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадыйрова сөйләде. 
      Шулай ук галимнәр Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әзерләп бастырган «Хуҗа Бәдигый – тел галиме, фольклорчы, педагог» (Казан, 2008), «Хуҗа Бәдигый – тел галиме» (Казан, 2021) фәнни җыентыкларын тәкъдим иттеләр.

Фото "Татар-информ" сайтыннан алынды.

Возврат к списку