Югары бүләк белән котлыйбыз!

Югары бүләк белән котлыйбыз! 30.06.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Мәгъсүм кызы Шәкүровага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. 
      Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелгән дәүләт бүләген филология фәннәре кандидаты, тәҗрибәле методист Мөслимә Шәкуровага бу көннәрдә Казанда узучы VIII Бөтенроссия татар теле укытучылары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 
      Чара Россиянең 26 төбәгеннән килгән мөгаллимнәр, методистлар, мәктәп директорлары катнашында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды. Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов залда оештырылган күргәзмә белән танышты, анда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан эшләнгән уку-укыту методик комплектлары да тәкъдим ителде.

Возврат к списку