ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2022: Пенза өлкәсе

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2022: Пенза өлкәсе 28.06.2022       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Пенза өлкәсе Каменка, Белински, Пачелма, Вадински, Спасск районнарындагы татар торак пунктларында узучы комплекслы экспедициясенең максаты – татар халкының рухи һәм язма мирасы, матди һәм традицион музыкаль мәдәнияте, сәнгате буенча материаллар җыю һәм өйрәнү. 
      Экспедиция составына халык иҗаты (экспедиция җитәкчесе,филология фәннәре кандидаты И.И. Ямалтдинов һәм филология фәннәре кандидаты Р.Ф. Сафиуллина) лингвистика (филология фәннәре кандидаты Ә.К. Булатова), этномузыкология (педагогика фәннәре кандидаты Н.Х. Нургаянова), халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре А.Ф. Борһанова), археография (Ф.Г.Фәйзуллина) һәм эпиграфика (В.М. Усманов) буенча галимнәр керә. Экспедиция 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 
      Пенза өлкәсендә татарлар яши торган торак пунктларның күп булуын исәпкә алып, экспедиция институт тарафыннан бу төбәккә инде өченче тапкыр оештырыла. 2019 елда галимнәр Неверкино, Кузнецк, Сосновоборск районнарында эшләсә, 2021 елда Лопатино, Шемышейка, Городище, Исса, Лунино районнарында тикшеренүләр алып барды.

Возврат к списку