Татарстанның музыка музейлары

Татарстанның музыка музейлары 15.06.2022       10 июнь көнне Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Фәйзрахман кызы Юнысова Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында РФ һәм ТР халык артисты Фәхри Насретдинов музеенда булып кайтты. Сәфәр 2022 елга дәүләт йөкләмәсенә яраклы рәвештә җырчы Ф.Насретдиновның ТӘҺСИ фондларында саклана торган ноталар кулъязмалары күрсәткечен әзерләү кысаларында оештырылган иде. 
      Күптән түгел төзекләндерелгән клуб бүлмәләренең берсендә урнашкан музейда шушы җирлектә туып-үскән вокалистлар – Россия Федерациясе һәм Башкортстанның халык артисткасы Бану Вәлиева һәм Фәхри Насретдинов иҗатына караган экспонатлар һәм материаллар тупланган. 
      Эш барышында Гүзәл Юнысова тарафыннан музей архивында сакланган материаллар (программалар, афишалар, документлар, хатлар һәм газета басмалары) өйрәнелде. Музей директоры Гөлнара Хәйруллина фондны КАМИС автоматлаштырылган мәгълүмат системасында каталоглаштыру барышы турында сөйләде, Г.Ф. Юнысова үз чиратында хезмәткәрләрнең игътибарын җырчының тормышы һәм иҗаты турында аналитик эшләрнең булмавына, шулай ук монда сакланучы Ф. Насретдинов башкаруындагы җырлар кассеталарын цифрлаштыру кирәклегенә юнәлтте. 
      Көннең икенче яртысында Г.Ф. Юнысова композитор С. Садыйкованың кызы А. Айдарская чакыруы буенча атаклы композиторыбызның Апас районы Тутай авылында урнашкан музееның 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Возврат к списку