Сабантуй тарихы
15.06.2022
14 июньдә «Татарстан-24» телеканалында «Төп яңалыклар» («Главные новости») программасы кысаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов катнашында эфирга чыккан тапшыру халкыбызның иң популяр бәйрәме булган Сабантуй тарихына багышланган иде.
Республикабыз районнарында Сабантуйлар узган атнада гөрләде, ә алдагы якшәмбедә ул башкалабыз Казанда узачак. Яраткан бәйрәмебезнең барлыкка килү тарихы нидән гыйбарәт? Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы нигезендә нәрсә ята? Сабантуйга охшаш бәйрәмнәр тагын кайсы халыкларда бар? – бу хакта тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://youtu.be/8oAHvxRrqc4
Фото – «Татарстан-24» каналы сайтыннан.