ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2022: Чуваш Республикасы

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2022:  Чуваш Республикасы 15.06.2022      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 30 майдан 10 июньгә кадәр Чуваш Республикасының Батыр, Комсомол, Шомыршы районнарында эшләгән комплекслы экспедициясе 21 торак пунктта тикшеренүләр үткәрде. 
      И.И. Ямалтдинов (экспедиция җитәкчесе, фольклорчы), Э. И. Сафина һәм А. К. Булатова (тел белгечләре), Г. Г. Гыйлемьянова (музыка белгече), Л. Ш. Гарипова (археограф), Л. М. Шкляева (сәнгать белгече), В. М. Усманов (эпиграфика) составындагы галимнәр төркеме Озын Куак, Шыгырдан, Кызыл Камыш, Кызыл Чишмә, Яңа Чепкас, Татар Согыты, Татар Тимәше, Кече Шыгырдан, Кыр Бикшиге, Имәнкисәге (Батыр районы), Тукай, Урмай, Чичкан, Татар Шырты (Шырт), Әлебаш, Татар Юашкасы, Каенлык, Әхмәт (Комсомол районы), Өч Балтай, Байтирәк, Әсән (Шомыршы районы) авылларында эш алып барды. 
      Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнделәр, аның авыз иҗаты, теле, сәнгате, музыкасы, археографиясе, эпиграфикасы, шулай ук традицион мәдәнияте буенча бай материал тупладылар.
      Россия Федерациясе субъектларында яшәүче татарларның матди һәм рухи мирасын өйрәнү эше алда да дәвам ителәчәк.

Возврат к списку