Сабантуй-2022

Сабантуй-2022 10.06.2022       ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова 8 июньдә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты. 
      Июнь – республикабызда Сабантуйлар ае. Кайбер авылларда алар узды инде, алда – район, республика, Россия күләмендәге чаралар. Бүгенге Сабантуйларның үзенчәлеге нидә? Аларны элек-электән килгән сабан туйлары белән чагыштырып буламы? Яраткан бәйрәмебезнең асылын ничек саклап калырга? Әлеге сорауларга җавапларны тапшыру кысаларында алып баручы Алмаз Гафиятов белән фәнни җәмәгатьчелек һәм мәдәният хезмәткәрләре, республиканың әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә турыдан-туры катнашучы профильле министрлык һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре бергәләп эзләделәр. 
      Тапшыру белән тулырак ТНВ каналының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/ 

Фото ТНВ сайтыннан алынды.

Возврат к списку