Институт вәкилләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашты

Институт вәкилләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган  матбугат конференциясендә катнашты 06.05.2022       Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган чираттагы матбугат конференциясендә татар телендәге элмә такталар эчтәлегендә төгәллек булдыру буенча бәйге турында сүз барды – журналистларның күпсанлы сорауларына филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең гомуми тел белеме бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рифат Мирхаев җавап бирде. 
      1 мартта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән татар телендәге элмә һәм мәгълүмати такталарда, топографик билгеләрдә булган хаталарны ачыклауга республика халкын җәлеп итүгә юнәлдерелгән конкурсның чираттагы этабы старт алды. Билгеле булганча, аның оештыручысы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, модераторы – ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
      Конкурсның алдагы ел нәтиҗәләре нинди; элмә такталарда нинди хаталар ешрак очрый; текстлардагы төгәлсезлекләр өчен кем җаваплы; хаталарны булдырмас өчен системалы эшне ничек оештырырга? – бу хакта тулырак «Татар-информ» агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча укытга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/conferences/tatar-telend-ge-elm-taktalar-echt-legend-t-g-llek-buldyru-buencha-b-yge-u-aennan-matbugat-ochrashuy-5851954.

Фото "Татар-информ" сайтыннан

Возврат к списку