ТӘҺСИ галимнәре «Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль проблемалары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

ТӘҺСИ галимнәре «Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль проблемалары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты 04.05.2022
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре – филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллин, филология фәннәре кандидаты, институтның Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина, филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова 27-29 апрельдә М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университетының Филология белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы базасында узган «Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль проблемалары» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштылар.
      Әлеге Халыкара чара М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университетына 55 ел тулуга һәм анда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оешуга 30 ел тулу уңаеннан оештырылды. ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллин пленар утырышта ясаган чыгышында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлап, аларның милли кадрлар, филолог-галимнәр әзерләүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Сәламләү сүзе белән конференциядә шулай ук филология фәннәре докторы, профессор, КФУның Филология белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина, филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров һ. б. чыгыш ясады.
      Филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов әлеге чарада, үзе җитәкләгән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы карары белән таныштырып, нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе вазифасындагы күп еллык хезмәте өчен Ким Миңнуллинга Мактаулы профессор дипломын тапшырды.
      29 апрельдә конференция эше онлайн-режимда секция утырышларында дәвам итте. Дүрт тематик секция кысаларында 130га якын кеше чыгыш ясады.


Возврат к списку