Традицион музыка буенча Халыкара Советы

06.10.2021
   4-7 октябрьдә Алматы шәһәрендә ЮНЕСКО каршындагы Традицион музыка буенча Халыкара Советы (ICTM) төрки телле дөнья музыкасын өйрәнү буенча тикшеренүләр комиссиясенең VII симпозиумы узды. Чарад Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр галимнәре, шул исәптән ТӘҺСИнең театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысова да онлайн форматта катнашты.
  Симпозиумның төп темасы - «Традицион музыканы саклау, интеграцияләү һәм яңарту: теория һәм практика». Чараның 14 секциясендә фольклор тәңгәллеге һәм аны камилләштерү; музыкаль һәм музыкаль-поэтик традицияләр тарихы, аның хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары, аларның халыклар мәдәниятендәге урыны мәсьәләләре турында сүз барды. Докладларда җыр һәм инструменталь традицияләргә зур игътибар бирелде.
   ТӘҺСИ хезмәткәре Гүзәл Юнысованың «Дин һәм иман» секциясе кысаларындагы доклады «Мөхәммәдия» китабын көйләп укуны өйрәнү мәсьәләсенә багышланган иде. Ул үзенең чыгышында архивларда һәм басма чыганакларда (аудиоязмалар һәм төрле ил музыка белгечләренең нота үрнәкләре) тапкан материалларга таянды. Автор китапның вербаль һәм музыкаль текстын өйрәнү проблемалары, барыннан да элек, «Мөхәммәдия»нең хәзерге шигъри татар теленә тәрҗемәләре булмау белән бәйлелеген һәм моның әлеге әсәр өчен хас булган җырлар блогын идентификацияләүдә кыенлыклар тудыруын билгелән үтте.
    Г. Юнысова чыгышы тезислары симпозиум материаллары җыентыгында да урын алды.

Возврат к списку